Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 сентябрь 2021, 10:33

Вирус кайчан бетәр?

Белгечләр ни ди? Вакцинация бөтен дөньяны коткарамы?

virusoff.net Вирус кайчан бетәр?
Вирус кайчан бетәр?Фото: virusoff.net

Галимнәр коронавирус көзен-кышын көчәеп китәчәк, COVID-19 Җир шарындагы бөтен кешегә кагылачак дигән.

Белгечләр фикеренчә, кешелек коронавирус белән тулысынча авырып чыкмый яки аңа каршы вакциналанмый торып, гадәти тормышка кайтуны өмет итәргә кирәкми. Моның өчен Җир шарының 90-95 процент халкы я чирләп чыгарга, я вакцина кадатырга тиеш.

Соңгы 130 ел эчендә теркәп барылган биш грипп эпидемиясе COVID-19 пандемиясенең киләчәктә ничек үсеш алырга мөмкинлеген күзалларга ярдәм итә, ди Данияның Роскилле университетында сәламәтлек турында фәннәр профессоры һәм эпидемиолог Лоун Симонсен.

"Гриппның иң дәвамлы көчәюе биш елга сузылган, ул вакытта дөнья ике-өч ел эчендә инфекциянең өч-дүрт дулкынын кичергән. Коронавирус тизрәк тарала – пандемиянең икенче елы ахырына дөнья өченче дулкын уртасында”, -  ди эпидемиолог.

Кайбер эпидемиологлар SARS-CoV-2 беренче буын вакциналарга бөтенләй бирешмәскә мөмкин, дип фаразлый.

Вакциналар исә, нинди штамм ныграк таралуга карап, алышынып торачак.

Күп илләрдә вакциналау дәрәҗәсе бик түбән. Әйтик Африканың күп илләрендә вакцина ясатканнар биш проценттан да артык түгел, 1,3 миллиардтан артык халкы булган Һиндстанда – 26 процент.

Башка вакытлардагы кебек үк, пандемия төрле җирдә төрле вакытта бетәчәк, дип саный Оксфорд университетының медицина тарихы кафедрасы доценты Эрика Чартерс.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: