Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 сентябрь 2021, 12:07

Балаларга билгесез вирус яный

Аллаһ сакласын!

spb.mk.ru
Фото:spb.mk.ru

АКШ, Бөекбритания, Швейцария һәм Япония табиблары  бөтен дөньяда балалар күпләп аз билгеле булган респиратор-синцитиаль (RSV) вирус белән  авырый башлаган. Бу вирус тын юллары авырулары китереп чыгара.

Нью-Йорк дәваханәләренең берсендә балалар  йогышлы авырулар бүлеге мөдире Рабиа Ага сөйләвенчә, яңа туган сабыйлар һәм балаларның бу вирусны йоктыруы апрельдә үк теркәлгән, ул вакытта интенсив терапия бүлекләре нәниләр белән тулган.

Галимнәр фикеренчә, коронавирус пандемиясе RSV таралуына йогынты ясаган, һәм карантин чикләүләре аркасында балалар вируска каршы иммунитетка ия була алмаган. Ә менә чирнең котыруы коронавирус чикләүләрен бушайткач килеп чыккан. АКШтагы Авыруларны профилактикалау һәм  контрольдә тоту буенча үзәк мәгълүматлары буенча, күпчелек балаларда вирус җиңел үтә – салкын тигәндә мышкылдап ютәлләгән сыман. Әмма кайсыбер балаларда  ул бронхиолит һәм үпкәләрнең түбәнге өлешләренең ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: