Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 сентябрь 2021, 10:15

АКШ гаскәрләре өенә кайта

АКШ президенты Джо Байден исә башкача дөньядагы дәүләтләрнең тынычлыгын тәэмин итәбез дип хәрби операцияләр үткәрмәячәкбез дип сүз бирде. Бүген көнүзәктә – америкалыларның Якын Көнчыгыштан чыгулары.

artfile.ru АКШ гаскәрләре өенә кайта
АКШ гаскәрләре өенә кайтаФото:artfile.ru

РФ Президенты Владимир Путин Әфганстаннан НАТО гаскәрләрен ашыгып чыгардылар, дип белдерде.

Дәүләт башлыгы коллектив хәвефсезлек турындагы килешү оешмасының саммитында чыгыш ясаганда әйтте. Бу килешүгә караган илләргә хәвеф яный. Мондый ситуациядә дәүләтләргә берләшергә кирәк, ди ул.

Әфганстаннан НАТО гаскәрләре чыгу турында бүген кем генә сөйләми дә, кем генә язмый. АКШ властьларының Әфганстанда тәртип, тынычлык урнаштырабыз дип 1,5 триллион акча исраф иткәннән соң гаскәрләрен чыгарырга карар итүе сәер дә, куркыныч та булды. Власть талибаннар кулына күчте.

Бөекбритания, АКШ һәм Австралия оборона белән хәвефсезлек өлкәсендә берләшү турында килеште. AUKUS дип аталучы бу альянс кысаларында дәүләтләр технологияләр белән тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук, альянс байтак кына эш урыннары, яңа оборона партнерлыгы булдыруны күз уңында тота.

АКШ президенты Джо Байден исә башкача дөньядагы дәүләтләрнең тынычлыгын тәэмин итәбез дип хәрби операцияләр үткәрмәячәкбез дип сүз бирде. Бүген көнүзәктә – америкалыларның Якын Көнчыгыштан чыгулары. 14 сентябрьдә Сүрия җитәкчесе Мәскәүгә Кремльгә Владимир Путин янына үзе килде. Ике дәүләт башлыгы сугыштан соң Сүрияне тергезү турында сөйләште.

2021 ел азагында Америка гаскәрләрен Ирактан чыгару турында хәбәр итте. Ирак премьер-министры Мостафа әль-Казымы белән бу турыда килешү төзелгән. Пентагон Ирак территориясендәге масштаблы операцияләрдә катнашмаячак, әмма “Игил” террористик оешмасына каршы (Русиядә эшчәнлеге тыелган) көрәштә нокталы һөҗүмнәрдә, Ирак Кораллы Көчләренең яугирләрен укытуда катнашачак.

Бу хәерлегә булырмы-юкмы, вакыт күрсәтер.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: