Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 июль 2021, 08:41

Унитазлары алтын, ди

Әстагъфирулла!

Александр Хинштейнның  Telegram-каналы
Фото:Александр Хинштейнның Telegram-каналы

Ришвәт алуда шикләнелгән Ставрополье крае ЮХХДИ башлыгы Алексей Сафоновның йортындагы җиһазлар  дистәләгән мең евро тора, ди.

Бу хакта мебель  җитештерү өлкәсендәге эшкуарлык вәкиле белдерә (ул исемен әйтергә теләмәгән).

“Кровать – 12-15 мең евро (агымдагы курс белән 1,3 миллион сумга кадәр). Йорт коридорында  алтын бра  эленеп тора, ул  Chelini фабрикасында җитештерелгән, чын булса, бәясе – 3 мең евро. Кәнәфиләр белән диван 30 мең еврога якын (сумнарга күчергәндә – 2,6 миллион сум)”, – ди эшкуар.

Белгеч ЮХХДИ башлыгы йортындагы җиһазларның барысы да оригиналь дигән фикердән чыгып бәяләвен әйтә. Чөнки алар Кытай копияләре дә булырга мөмкин.

Ә менә алтын унитаз белән биде хакын вәкил әйтә алмаган.

Йомыш йомышлаганда алтын унитазга утырдың ни дә, фаянска ни дип уйлап куйдым тәүдә. Ә юк икән. Озын йонлач куллы түрәләр өчен аермасы бар, күрәсең.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: