Дөньяда иң зур иреннәр иясе апрель азагында иреннәренә тагын гиалурон кислотасы кадаткан. Кызыкай киләчәктә дә үзенең кыяфәтен үзгәртүне туктатмаячагын әйткән. “Табиблар туктарга куша, әмма минем һаман иреннәремне зурайтасым килә, - ди кыз. – Киләсе процедурага кадәр тагын ике ай көтәргә кирәк. Ашарга кыен, әмма алар минем үземә нык ошыйлар”.