Инкубация чоры ике атнага кадәр булган, һава-тамчы юлы белән таралучы, күп гомерләрне өзгән бу коточкыч чирне узган гасырның 30 елларында җиңәләр, дияргә мөмкин. Хәтта артта калган Урта Азия республикаларында бар халыкка вакцина ясау ярдәмендә оспаны юкка чыгаруга ирешәләр.
Әмма 1959-60 елларда Мәскәүдә яңа эпидемия кабына яза. Чирне ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты, рәссам Алексей Кокорекин алып кайта. Ул совет рәссамнары һәм язучылары делегациясе составында декабрьдә Һиндстанга бара. Бар нәрсә белән кызыксынучан Кокорекин браминнарны яндыру йоласында катнаша. Мәрхүмгә якын килә, хәтта браминнан калган келәмне истәлеккә дип сатып ала. Әлбәттә, ул аның кара чәчәктән (черная оспа) үлүе һәм үзенең куркыныч чир йоктыруын белми.
Мәскәүгә кайткач, Кокорекинның хәле начарая: температурасы күтәрелә, тәнендә тимгелләр барлыкка килә. Бераздан аны “пневмония” дигән якынча диагноз белән грипптан чирлеләр янына Боткин дәваханәсенә салалар.
Кызганычка, икенче көнгә иртән ул үлә. Ярып карагач кына аның кара чәчәктән үлүе ачыклана. Әгәр бу чир чынлап та таралса, коточкыч хәл булыр иде. Оспага каршы дару булмый, кайсыбер мәгълүматлар буенча, аны йоктыручыларның 50-90 проценты үләргә ихтимал. Өстәвенә, бу чир шулкадәр йогышлы: дәваханәнең мич ягучысы Кокорекин яткан палата яныннан үтеп киткән арада аны йоктыра.
Бу хәбәр вирусологларга барып җиткәч, алар чаң кага. Өстән “ничек итсәгез итегез, әмма эпидемияне кулга алырга” дигән кара килә.
Профессор Виктор Зуев (ул вакытта Мечников исемендәге вакциналар һәм сывороткалар фәнни-тикшерү институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшли) сөйләвенчә, КГБ хезмәткәрләре, табиблар, милиция вирусны туктату буечна искиткеч зур эш башкара. Боткин дәваханәсеннән берәүне дә чыгармыйлар. Махсус хезмәтләр Кокорекин һәм аның якыннары аралашкан барлык кешеләрне тикшерә. Бу вакытка инде аның белән күрешүчеләр саны шактый күп була: ул дәваханәгә ятканчы хатыны, сөяркәсе, туганнары һәм якыннары белән очрашырга өлгерә, чирлеләр белән бер палатада ята. Барысын да, тиз арада эзләп табып, карантинга җибәрәләр. Хәтта бер туйны кунаклары белән бергә карантинга ябалар. Кара чәчәк йоктыручылар арасында рәссамның хатыны комиссия кибетенә тапшырган Һиндстан тукымаларын сатып алырга килүчеләр дә була. Шуңа Кокорекин алып кайткан һәм, кибетләр буенча таралып, сатылырга өлгергән бар әйберләрне җыеп яндыралар.
Кызганычка, үлүчеләр дә була: тагын өч кешенең гомере өзелә. Дәваханәгә салынган 800 кешенең 40ында кара чәчәк раслана. Зуев әйтүенчә, ул вакытта бүгенге кебек технологияләр юк: табиблар эшкә килгәч, душ керә, ике кат халат, ике пар перчатка кия. Маска урынына – мамык кисәге һәм калын марля катламы.
Мәскәүдә чәчәктән мәҗбүри вакцина игълан ителә. Прививкадан соң чирлеләрнең күбесендә катлауланулар барлыкка килә. Шулай да вакцинация эпидемиядән котылырга ярдәм итә. Шунысы шаккаткыч, тиз вакыт эчендә Мәскәүнең 5 миллион халкына прививка ясала. Әмма, иң гаҗәбе: вакцина ясау сәбәбе турында берәү дә белми. Бу яшерен мәгълүмат булганга, кара чәчәкне җиңүче табибларны да бүләкләмиләр. Ә бит, профессор Зуев билгеләвенчә, алар башкарган эш үзе зур бүләк була. “Чөнки ул ниндидер коронавирус кына түгел, ә оспа иде”, – ди Зуев.