Барлык яңалыклар

Чен исән икән бит!

Кайда булган ул?

Кайда булган ул?
Ким Чен Ын авырый дигән хәбәрләрдән соң, беренчегә халык арасына чыккан. Ул Пхенан-Намдо провинциясендә урнашкан Сунчхон шәһәрендә ашламалар заводын ачу тантанасында катнашкан. Бу хакта дәүләт вакытлы матбугат чыганаклары язып чыкты.
Ниһаять, бер сорауга ачыклык кертелде. Югыйсә, апрель аенда коронавирус белән беррәттән телдән төшмәгән, иң актуаль мәсьәләләрнең берсе шул иде. Ченга чынлыкта ни булуын белергә теләүчеләр булды.
“Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ынга уңышсыз операция ясаганнар, ул кинәт үлеп киткән”,- дигән хәбәрләр дөрес булып чыкмады, димәк.
Төпле сәбәбе бармы, әллә лидерлар да шулай “мөгез чыгарып” популярлык арттырамы, белмәссең.
Читайте нас: