Барлык яңалыклар

Бер көнне үлгәннәр

Англиядә хатынының үлемен белгән ир дәваланудан баш тарта.

Англиянең Саутгемптон шәһәрендә ир белән хатын коронавирус йоктырып икесе бер көнне вафат булган.
90 яшьлек Билл Дартнолл һәм аның 81 яшьлек хатыны Мэри бергә 63 ел гомер иткәннәр. Билл 40 ел торба чистартучы булып эшли, Мэри исә умартачы була.
Быел апрель аенда Мэри өендә аңын югалтып егыла. Аны хастаханәгә алып китәләр. Коронавируска тесты уңай нәтиҗә бирә. Берничә көннән Билл да егыла. Аны да хатыны яткан хастаханәгә салалар. Анализлар анарда да коронавирус барлыгын күрсәтә.
Медицина ярдәме күрсәтүләренә карамастан, Мэри якты дөнья белән хушлаша. Билл моны белгәннән соң дәваланудан баш тарта һәм кислород битлеген салып ташлый. Берничә сәгатьтән ул да җан тәслим кыла.
Читайте нас: