Индонезиянең Көнбатыш Дакарта шәһәрендә яшәүче табиб үз туен көтеп ала алмыйча коронавирустан үлгән. Бу хакта Asia One басмасы яза.
Коронавируслы авыруларны дәвалаучы Майкл Роберт Марампе сөйгәне Три Новиа Септианига өйләнергә тиеш булган. Аларның туйлары 11 апрельгә билгеләнгән була, әмма аны коронавирус эпидемиясе аркасында кичектерәләр.
Шимбә көнне, 25 апрельдә, Марампе инфекциядән үлгән. Үлеменә бер атна кала ул Инстаграмда язылучыларына Индонезиядәге коронавирус корбаннарының берсе булуын яза. Марампе шулай ук коллегаларына да мөрәҗәгать итә. Пандемия белән көрәштә ул эш урынындагы хәвефсезлекне иң өстен куярга кирәк һәм саклану экипировкасы кию дә мөһим, ди. Ул хезмәткәрләрне авырлыклар алдында бирешмәскә һәм көрәшергә чакыра.
“Минем өчен табиб булу — горурлык, пациентларны кайгырту һәм күпләргә ярдәм итә алу — бәхет. Мин бернәрсә турында да жәлләмим”, — дип яза ул.
Шул ук көнне ул сөйгәне белән төшкән фотосурәтен урнаштыра. “Минем кәләшем Три Новиа Септианига рәхмәт. Син - минем тормышымдагы иң зур бүләгем. Яратам сине”, — дип яза Марампе.