Эш шунда: бер егеткә йөргән кызы үзенең телефон номеры саннарын ялгыш җибәрә. Егет элемтәгә чыга, ә телефон трубкасын АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче башка яшь кыз ала. Бу яшь кыз таныш булмаган егет белән очрашырга ризалаша. Вакыйга хакында Daily Mail язып чыккан.
26 актриса Коди Хигер әнисе белән Огайо штатының Кливленд шәһәрендә карантинда булган. Таныш булмаган егет аңа пирог фотосурәтен җибәргән. Баксаң, егет танышулар кушымтасы аша аралашкан хатынга фотосурәт салам дип, ялгыш номерга җибәргән.
Хигер егеткә телефон номеры белән ялгышуын аңлаткан, әмма пирог матур дип язган. Кодиның мөнәсәбәте егетне әңгәмәне дәвам итәргә этәрә. Егет исеме Майк, аңа 30 яшь икәнен, инглиз теленнән укытуын, ачык һавада ял итәргә һәм этләрне яратуын яза. Хигер исә актриса һәм җырчы булып эшләвен, әлеге вакытта Кливлендта карантинда булуын хәбәр итә. Ул да этләр ярата икән. Аннары егет белән кыз фотосурәтләрен алмаша.
Хигер һәм Майк берничә мәртәбә FaceTime аша аралаша һәм свиданиега да бара, әмма коронавирус эпидемиясе сәбәпле, алар тиешле дистанцияне үти, әлбәттә.
Хигер Майк белән танышу тарихын үзенең Twitter-ында язып чыга, һәм аның хәбәре меңәрләгән лайклар җыя.