Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 апрель 2020, 03:09

Бәбиен вакытыннан алдан табарга хәл иткән

Сәбәбе дә бик җитди.

Йөкле хатын үлем хәлендәге ире күреп өлгерсен өчен бәбиен алдан табарга карар кылган. Бу хакта Daily Star басмасы яза.
Англиянең Бирмингем шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек физкультура укытучысы һәм футбол буенча тренер Джейми Хантер сөйгәне Бекки Флинтның бәби көтүен белгәч, бәхет тойгылары кичергән. Аларның сабыйлары май ахырында дөньяга килергә тиеш булган. Әмма октябрьдә Хантер яны авыртуга зарлана һәм табибларга мөрәҗәгать итә. Мартта исә аңа бөер яман шеше диагнозы куялар.
Апрельдә табиблар Хантерга яман шешнең бавырына да таралуын һәм дәвалап булмый торган стадиягә күчүен әйтәләр. Нәтиҗәдә Хантер белән Флинт сабыйны вакытыннан алда – 10 майда – тудырырга карар кыла, ул очракта Хантер нәни улын күрер дип өметләнә.
Хантерның якын дусты Фил Тейлор аның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырган. Ният иткән акчаларның яртысы (безнең акча белән 4,5 миллион сум акча) җыелган да инде.
Джейми беркайчан да сабыеның тәүге туган көнен үткәрә алмаячак, аны йөзәргә, велосипедта йөрергә өйрәтә алмаячак. 1 сыйныфка барганда ул аның белән бергә булмаячак. Бекки сабыйны иртәрәк тапмаса, Джейми аны күреп өлгермәскә дә мөмкин, чөнки аның хәле көннән-көн начарая”, — дип яза Тейлор.
Читайте нас