-2 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2020, 10:51
Резин чүәкләр сатып, миллионер булган
Менә сиңа мә, ичмасам!
Программист Виталий Сотников балык формасындагы чүәкләр сата башлаган һәм бик кыска вакыт эчендә милллионнарча табыш алган. Бу хакта Forbes хәбәр итә.
“Рыбашаг” проектына нигез салучы моңарчы “Роскомос”та эшләгән, аннары видеоуеннар корпорациясе хезмәткәре булып киткән. Шул арада “җитди” проектларыннан тыш, ул “рыбатапка”лар сатуны җайга салган.
2018 елда Вьетнамда сәяхәт иткәндә Сотников дусларына бүләк итәр өчен алабуга формасындагы резин чүәкләр сатып ала. Аяк киеме ачык авызлы (киеп куйгач, бармаклар күренеп тора) балык гәүдәсеннән гыйбарәт булган. Сотников фикеренчә, шундый чүәкләрне бүләккә генә түгел, сатып алырга да теләүчеләр саны артканнан-арта. Шуңа да Сотников дусты Иван Немыкин белән аларны күпләп җитештерергә карар кыла.
Ирләр Кытайда 1000 пар чүәккә заказ ясый, сайт булдыра һәм “Рыбашаг” исеме астында 999 сумга чүәкләрне сата да башлый. Әмма күп тә үтми эшкуарлар “рыбашаг”ларның бәясен 2000 сумга кадәр күтәрә.
Балык-чүәкләргә комик Алекандр Гудков игътибар иткәч тә алар вируслыга әйләнә: ул 17 пар күләмендә әлеге тапочкаларга заказ ясый һәм Сотниковка сюрприз вәгъдә итә.
Һәм 8 апрельдә Собчакның
YouTube
-каналында Гудков белән интервьюсында Ксения Анатольевна шул “рыбашаг”ларны киеп утырган булган. 10 апрельдә исә Иван Ургант бу чүәкләрне “Вечерний Ургант” тапшыруы героена бүләк итә.
Баксаң, бушлай реклама товарга сорауны 10 тапкырга арттыра, нәтиҗәдә Сотников 1 миллионнан артык выручка һәм сатуларның беренче атнасында 700 мең сум табыш ала. Проектка нигез салучы фикеренчә, пандемия тәмамлангач та, ул дөнья базарына чыгарга исәп тота.
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"