Дөньяда ниләр бар?
28 Апреля 2020, 11:35

Камчы белән җәзаламаячаклар

Сәгуд Гарәбстанында законга каршы кылынган кылыклар өчен хәзер башка төр җәза каралган.

Сәгуд Гарәбстанында законга каршы кылынган кылыклар өчен хәзер башка төр җәза каралган.
Әлеге вакытка камчы белән сугу штраф яисә төрмәгә утырту белән алмаштырылган. Бу карар ил короле Сәлмән ибн Абдул Азиз җитәкчелегендә һәм принц Мөхәммәт бән Сәлмән контроле астында кеше хокуклары өлкәсендә реформалар үткәрү кысаларында кабул ителгән.
Чынлап та, корольлектә кеше хокукларын яклау буенча үзгәрешләр бара. 2019 елның декабрендә Сәгуд Гарәбстанының юстиция министрлыгы балалар белән никахка керүгә тыю кертте. Шуңа ярашлы, хәзер 18дән кечерәк яшьтә никахка керер өчен масхус суд карары кирәк булачак. Махсус суд исә никах үсмернең реаль мәнфәгатьләренә туры киләме һәм ул аңа зыян салмыймы икәнлеген тикшерәчәк.
Ә 2018 елда корольлектә яшәүче хатын-кызларга машина йөртергә һәм футбол матчларын карарга барырга рөхсәт ителде.
Сәгуд Гарәбстанының варис принцы Мөхәммәт бән Сәлмән үз илендә прогрессив реформалар яклы кеше буларак танылган. Әмма хокук саклаучылар тәхет варисының бу кылыкларында кимчелекләр дә күрәләр. Янәсе, ул шундый эшчәнлек алып барган булып, репрессияләр алып бара һәм властьтан явыз нияттә файдалана. Моннан тыш аны Истанбулдагы Сәгуд Гарәбстаны илчелеге территориясендә журналист Җамал Хашкуҗины аяусыз үтерүдә катнашлыгы булуда гаеплиләр. Шулай ук принцка буйсынган махсус хезмәтләр ил гражданнары арасында законсыз күзәтү алып бара һәм социаль челтәрләрдә аларның аккаунтларын җимерү белән шөгыльләнә дип санала.
Читайте нас