Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2020, 16:17

Икмәк эчендә - пычак?

Ризык эченнән ниләр генә чыкмый?

Ризык эченнән ниләр генә чыкмый?
Икмәк-тоз белән кунак каршылау, тәмле икмәк белән сыйлау матур гадәт. Ләкин татарстанлы Дмитрий Полосин белән бу юлы бөтенләй башка хәл килеп чыккан. “Бәхетле”супермаркетыннан икмәк сатып алган ирне көтелмәгән хәл шаккатырган.
Үзе яраткан, пешеп кенә чыккан икмәкне алып кайтып, каерып кисим дисә, пычагы нигәдер тиеп, зыңлап киткән. Актарып чыгарса, ни күрсен – пычак! Ул канцелярия пычагының сыныгы булып чыга. Көтелмәгән хәлне үзенең Facebook битендә терки ир кеше.
“Икмәк эчендә лезвие!” – дип яза ул, фотография янына икмәкне сатып алган чекны да куеп.
Судлашырга, нидер ачыкларга җыенмаса да, дуслары киңәше буенча, сылтаманы ул кибет җитәкчелегенә салып җибәрә. Кибет директоры урынбасары Алена элемтәгә чыга. Әйбәтләп сөйләшәләр. Алена гафу үтенә. Ике як та аңлаша. Хәлне ачыклагач, хәбәр итәрбез, дип ышандыралар. Ә бәлагә тарый язган кулланучыга тәмле ике торт бүләк иткәннәр.
Аларны бик сак ашагандыр инде...
Читайте нас: