Русия десантчылары дөньяда беренчеләрдән булып, Арктикада 10 метр биеклектән парашюттан сикерде. “Безгә кадәр моны беркем дә эшләмәде әле”,—диде оборона министры урынбасары Юнысбәк Евкуров. Десанчылар махсус тәгаенләнештәге яңа буын парашют системасын файдаланган.
Әйткәндәй, быел Русия иң күп хәрби чыгым тотынган 5 ил арасына янә әйләнеп кайтты. Шулай дип белдерде Стокгольм халыкара дөнья проблемаларын тикшеренү институты. Аналитиклар бәяләвенчә, Русия 65,1 млрд чыгымы белән дүртенче урында тора. Үсеш 4,5 % тәшкил иткән. 1 урында — АКШ (732 млрд. доллар), 2нчедә Кытай (261 млрд.), 3 нчедә Һиндстан (71,1 млрд.). 5 урында Сәгуд Гарәбстаны (61,9 млрд. доллар).