Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2020, 10:58

Өенә кайтыр өчен ... 28 тонна суган сатып алган

Туган йорт үзенә тартып тора шул...

Һиндстанның Аллахабад шәһәрендә яшәүче ир Мумбаидан карантин вакытында өенә кайтыр өчен суган сатучы булып кылана. Бу хакта CNN хәбәр итә.

Катгый режимлы изоляция шартларына карамастан, азык-төлек ташучы транспорт чараларына штатлар чикләрен үтәргә рөхсәт ителә. 21 апрель көнне Мумбаи аэропорты хезмәткәре Прем Пурти Пандей азык-төлек базарында 28 тонна суган сатып ала. Ул, яшелчәләрне арендалаган йөк машинасына төяп, водитель яллап, сатучы рәвешендә кордоннарны үтәргә ниятли.

Өч көн эчендә ир туган Аллахабадына кадәр 3 штат аша 1400 километр юл үтә. 25 апрельдә исә полицейскийлар Пандейның ниятен белеп кала һәм карантинга озата.
Туган йорт үзенә тартып тора шул, кайтырга ярамый дисәләр, күңел дигәнен тагы ныграк алгысына...
Читайте нас