Англиянең Ливерпуль шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек Дерек Кэмпбелл үзизоляциянең икенче атнасында колагы авыртуга зарлана. Кэмпбелл ашыгыч хезмәтләргә шалтырата, әмма аңа тын алу авырлашканчыга кадәр өйдә дәваланырга кушалар.
Кэмпбеллның кызы Саманта Австралиядә була, ул әтисенә еш шалтыратып хәлен белә. Соңгы шалтыратуында Дерекның температурасы күтәрелгән, ул ис тоймый башлаган һәм галлюцинацияләре барлыкка килгән булган. Әмма әти кеше кызын борчыйсы килмәгән, шуңа хәлем әйбәт дип алдаган.
Кэмпбеллның иң яхшы дусты Терри Джонсон шулай ук аның өчен бик кайгырган. Һәм FaceTime аша аңа шалтыраткан. Джонсон Дерекның халәтен күргәч, тиз генә аңа ярдәм чакырта. “Аның йөзе мәетнекенә охшаш иде”, – дип сөйләгән соңыннан дусты.
Кэмпбеллны тиз арада дәваханәгә алып китәләр һәм коронавирус инфекциясе дигән диагноз куялар. Британияле ирнең хәле шулкадәр авыр була ки, аны хәтта 5 көнгә ясалма комага кертәләр. Табиблар аның сәламәтлеге өчен 3 атна көрәшә, шуңа да, күп катлаулыклар барлыкка килүгә карамастан, Дерек терелгән. Аны дәваханәдән чыгарганнар, әле Кэмпбеллны сөйгәне карый, ди.