Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 апрель 2020, 14:00

Түлсез ахирәтенә бала табып биргән

Дуслыклары бик көчле булган, күрәсең.

Хартфордшир графлыгында яшәүче хатын ахирәте ярдәмендә әни булу бәхетенә ирешкән. Бу хакта Daily Mirror яза.
33 яшьлек Софи Смит һәм аның ире 6 ел дәвамында бәби алып кайтырга хыялланган. Бу вакыт эчендә хатынның 5 тапкыр йөклелеге төшкән, 2 тапкыр ул аналыктан тыш авырга калган, ахырда аңа түлсезлек диагнозы куелган.
Ир белән хатын ата-ана булудан бутенләй өметләрен өзәләр. Әмма Софига ахирәте ярдәмгә килә. Софи белән 13 яшьтән дус булган Эмилиана Холл суррогат әни булырга ризалаша. Март ахырында ул гаиләгә малай табып бирә.
“Әти-әни булуыбыз төш кебек тоела”, — ди Софи. — Без бу моментны шулкадәр озак көткән идек!”
Читайте нас: