Пандемия бөтен илләрнең, җир йөзендәге бөтен халыкларның яшәү рәвешенә үзенең үзгәрешләрен кертте. Һәр ил бу вирустан югары дәрәҗәдә саклану эшләре алып бара. Берничә илнең нинди эшләр белән мәшгуль булуларын барлап алыйк әле. Мәсәлән, Таҗикстан. Ил президенты Эмомали Рахмон, коронавируска бәйле, үз халкын ике еллык азык запасы тупларга чакырган. Ул шулай ук предприятиеләргә он, үсемлек мае, дөге сыман көндәлек азык-төлек җитештерүне арттырырга кушкан. Шул ук вакытта ул пенсияләр, компенсацияләр, пособиеләр һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә айлык эш хакларын тулы күләмдә түләп барырга кушкан. Шунысын да әйтик, әлегә Таҗикстанда бер кеше дә коронавирус йоктырмаган.
Латвия Банкы җитәкчесе Мартиньш Казаке чир нәтиҗәләре белән актив көрәшү өчен гражданнарны акчаларын активрак тотынырга чакырган. Әгәр кешеләр акчаларын тотынмасалар һәм инвестицияләргә салмасалар, кризис тирәнәячәк кенә, ди ул. Бүген Латвиядә 740 кеше коронавирус белән авырый.
Украина премьер-министры Денис Шмыгаль карантин чорында 400 мең кешенең эшсез калуын белдерде. Ә рәсми булмаган күрсәткеч 2 млн. кешедән дә ким түгел дип исәпли ул. Бүген 6125 украин коронавирус белән авырый, шуларның 161 вафат булган. Бу шактый зур сан. Шуңа күрә Украина карантинны тагын озайтмакчы.
Ә менә Скандинавия илләре катгый карантиннан баш тарткан. Хәер, алар да мондый чорда сәбәпсез урамда буталып йөрмиләр. Алар сәламәтлекләрен кайгыртып, саф һавада булу кеше тормышының аерып алыгысыз өлеше, ул кешегә проблемалардан ял итү мөмкинлеген бирә, бөтен органнарга уңай тәэсир итә, моннан тыш инфекциягә каршы торырга булыша, диләр. Финляндиядә саф һавада йөрергә, урамда спорт белән шөгыльләнергә, парк һәм скверларда булырга рөхсәт ителә. Анда балалар уен мәйданчыклары, тренажер заллары да ачык. Шулай ук Швеция, Дания, Исландия, Норвегия, Бельгия һәм Германиядә саф һавада йөрү тыелмый.