Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 апрель 2020, 15:52

Кытайда коронавирус йоктырган ике пациент ... карайган

Табиблар алар яңадан агарачак дигән. Сәбәбе нидә?

Чирләгәнче ап-ак йөзле булган пациентлар кап-карага әйләнгән. Табиблар моны дәвалауның кире йогынтысы белән аңлата.
42 яшьлек ике доктор – Йи Фань белән Ху Вэйфен гыйнвар аенда Ухань шәһәрендәге “Ковид-19”ны эләктерә. Йиның хәлен шулкадәр начар була, ул 39 көн ясалма сулыш алу аппараты аша сулый. Аның хәле яхшырган, әмма һаман да караваттан тора алмый икән. Шулай ук, чир аның психикасына нык тәэсир иткән – ул төнлә куркыныч төшләр күреп саташуын әйтә.
Доктор Ху исә 99 көн инде караваттан торалмый. Ул журналистлар белән дә сөйләшә алмый, кулын гына кысалган. Көчле антибиотиклар бавырын эштән чыгарган, гормональ дисбаланс башланган һәм шуңа аның тәне карайган, дигәннәр. Вакыт үтү белән аларның тәннәре яңадан агарачак, дип вәгъдә итәләр.
Читайте нас: