Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 апрель 2020, 15:35

Коронавирус пандемиясе аркасында Рамзан Кадыйров чәчләрен кырдырган

Чечняның түрәләре һәм гади халкы да аның артыннан кабатлаган.

Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка, оперштаб утырышы вакытында, чәчтарашханәләрне ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Төбәк Башлыгы бу сорауга җавап итеп, ир-атларга чәчләрен кырдырып алдырырга тәкъдим иткән.
Икенче көнне ул үзенең инстаграм битендә чәчен кырып алган фотоны урнаштырган. Фото астына ул “Салоннар, чәчтарашханәләр эшләми, шуңа күрә, борынгы бабаларыбыз кебек, чәчемне кырып алдым. Бу бик файдалы. Безнең пәйгамбәр дә чәчен кырып алдырган булган. Сезгә дә чәчләрегезне кырдырырга киңәш итәм”, - дип язган.
Кадыйровның тәкъдимен шунда ук аның кул астындагы күп кенә хезмәткәрләре үтәгән. Җирле түрәләр дә үз инстаграм битләрендә чәчләрен пеләшкә алдырылган фото һәм видео урнаштырган.
Искәртеп узабыз, Рамзан Кадыйров Чечняда каты карантин керткән һәм аны бозган дәүләт хезмәткәрләрен эштән куарга вәгъдә иткән иде.
Читайте нас: