Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 апрель 2020, 13:52

68 яшендә игезәкләр тапкан

Хатын озак еллар авырга кала алмый җәфаланган.

Нигериянең Лагос шәһәрендә 68 яшьлек бер хатын игезәк сабыйлар тапкан. Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә.

Маргаретт Аденуга һәм аның ире, 70 яшьлек Ноа Аденуга (Noah Adenuga), 43 ел дәвамында бәби алып кайтырга хыялланган. Хатын 4 тапкыр экстракорпораль аталандыру процедурасын да үткән, тик аның соңгысы гына уңышлы булып чыккан.
Йөклелекнең 37 атнасында табиблар Маргареттка кесарев кисеме ясый. Дөньяга ике сабый – малай белән кыз – туа. Бәхетле ана да, аның балалары да исән-сау, дип язалар мәгълүмат чаралары.
Читайте нас в