Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 апрель 2020, 02:27

Ир белән хатын коронавирустан берьюлы терелгәннәр

Алар 56 ел бергә гомер кичерә.

Бөекбританиядә алты дистәгә якын бергә гомер кичергән гаилә пары бер үк көнне коронавирустан терелгәннәр. Бу хакта Daily Mirror басмасы яза.

Мерисайд графлыгында яшәүче 77 яшьлек Синди Мур һәм 76 яшьтәге Джин 1964 елда өйләнешкән һәм шул вакыттан бирле гел бергә булганнар.

Апрель башында ике пенсионер да үзләрен начар хис итә. Аларның хәле көннән-көн авырлаша. Һәм 10 апрельдә аларның икесен дә бер ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып китәләр. Анда әби белән бабайга яңа коронавирус инфекциясе дигән диагноз куялар.

Ир белән хатын дәваханәдә күрешә алмасбыз инде, дип борчылалар. Аларның хәленә кереп, медперсонал ир белән хатынны, карантинда да бергә булсыннар дип, бер йогышлы авырулар бүлегенә күчерә.
“Джин начар ишетә, шуңа мин аның хакта бик борчылдым. Без чир белән бергә көрәшергә теләдек”, — дип сөйли Синди.

Табиблар пенсионерларга карата кайгыртучан мөнәсәбәттә була, аларны яхшы карыйлар. Шуңа 15 апрель көнне ир дә, хатын да коронавирустан тулысынча терелә һәм өйләренә кайтып китә.

Әле Синди Мур белән Джин өйдә үзизоляциядә. Дәвалану курсыннан соң тернәкләнеп киләләр. Бераз гына ютәл әле аларны һаман да борчый икән, әмма гомум алганда сәламәтлекләре сизелерлек яхшырган.
Читайте нас: