Американың Миссури штаты генераль прокуроры Эрик Шмитт коронавирус инфекциясе аркасында Кытай властьларын судка биргән. Прокурор әйтүенчә, пандемия Миссури икътисадын – җитди көрчеккә, кешеләрне үлемгә китереп җиткергән.
Иск Кытай хөкүмәтенә, илнең коммунистлар партиясенә, чиновникларга һәм ведомстволарга карата бирелгән, диелә генпрокуратура гаризасында.
Эрик Шмитт Кытайны нәрсәдә гаепли? Янәсе дә, ил властьлары COVID-19ның таралуы турындагы мәгълүматны яшергән, аның кешедән кешегә йогуын танымаган, инфекция турында сөйләп йөргән табибларны эзәрлекләгән, миллионнарча кешеләргә вирус белән контактка керергә юл куйган. Һәм боларның барысы да пандемиягә китергән.
Миссури штаты Кытайның үз гамәлләре өчен җавап бирүен таләп итә. Иск таләпләренең суммасын әлегә атамыйлар.
Моңа кадәр дә АКШ властьлары берничә мәртәбә Кытайны COVID-19 турындагы чын мәгълүматларны яшерүдә гаепләгән иде. АКШ президенты Дональлд Трамп та “коронавирусның дөнья буйлап таралуында Кытай гаепле” дигән фикерен сиздерде.
Джонса Хопкинс университеты мәгълүматлары буенча, Америкада 825 мең кешенең коронавирус йоктыруы билгеле. Шуларның 45 меңе үлгән. 82 меңе терелгән.
Кытайда исә вирус 83 мең кешедә табылган, 4600 кеше үлгән. 77 меңе терелгән.