Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 апрель 2020, 12:41

Өйләнәм дигәч, паралич суккан табиб терелгән

Аны мәхәббәт аякка бастыргандыр.

Англиянең Дартфорд шәһәрендә (Кент графлыгы) коронавирус инфекциясе аркасында паралич суккан рентген бүлеге табибының аягына басуы һәм терелүе могҗизага тиң. Бу хакта җирле KentOnline хәбәрләр порталы язып чыккан.

3 апрельдә COVID-19 инфекциясен йоктырган Пол Скегг исемле рентгенолог пневмония белән дәваханәгә эләгә. Авыру нәтиҗәсендә аңарда сирәк очрый торган Гийен — Барре синдромы (СГБ) барлыкка килә. Бу синдромда эчәклек яисә үпкәләр инфекциясенә организмның иммун реакциясе нерв системасының зарарлануыннан гыйбарәт. Нәтиҗәдә табибны тулысынча паралич суга.

Интенсив терапия бүлегендә 11 көн дәваланганнан соң Скотт FaceTime мессенджеры буенча сөйгәненә шалтырата һәм аны кияүгә чакыра. Кыз шатланып ризалаша.
“Ул тирән итеп сулыш алды да, трахеяда урнаштырылган катетер аша йөргән кызына тәкъдим ясады”, — дип сөйли дәваханәнең баш табибы Джонатан Кван.

Алдынгы дәвалану ысуллары ярдәмендә Скегг тулысынча тернәкләнгән. 19 апрель көнне дәваханә вәкилләре Facebook-та коронавирустан терелгән медицина хезмәткәренең коридордан үтүен төшергән видеоязманы урнаштырган. Персонал аңа кул чапкан. “Полның шулай тиз терелүе — чын могҗиза”, — дигән табиб Кван.
Читайте нас: