Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 апрель 2020, 14:22

Сәяхәт итәр өчен... дусларын “күмәргә” булганнар

Уеннан уймак чыккан.

Карантинда өйдә утырып арыган кешеләр урамга чыгар өчен нәрсә генә уйлап тапмый. Кениядә яшәүче сигез дус ... бер иптәшләрен “күмү” уены оештырганнар. Табут сатып алганнар да, аны машина башына урнаштырып, Найроби шәһәреннән Хома-Бей шәһәренә юл тотканнар. Хокук сакчылары туктатып тикшерсәләр дип, берәүсенә үлү турында ялган документлар ясаганнар.
Алар шулай итеп 380 чакрым юл үткән. Аларның ялганын урындагы халык сизеп калган: табутның буш икәнен күреп полициягә хәбәр иткәннәр.
Аларның барсыннан да коронавируска анализ алганнар һәм водительләренең анализы уңай нәтиҗә биргән. Хәзер аларга ике атна сак астында карантинда утырырга туры киләчәк.
Читайте нас: