Тикшеренүчеләр фикеренчә, ВИЧ-инфекцияле кешеләр коронавирус йоктыруга тотрыклы булулары ихтимал. Чөнки ВИЧ авыруының беренчел этапларында кешенең иммун системасы активлашкан була һәм төрле вирусларга карата күп антитәнчекләр бүлеп чыгара. Бу хакта ВИЧ-инфекция белән көрәш һәм профилактика буенча Федераль фәнни-методик үзәк директоры Вадим Покровскийга сылтанып РИА Новости хәбәр итә.
Эксперт сөйләвенчә, ВИЧ йоктырганнан соң беренче 5-10 елда кеше иммунитеты актив халәттә була. Бары тик аннары гына көчле киеренкелек килеп туа. Шулай итеп, ВИЧ инфекциясе йоктырганнар башкаларга караганда коронавирустан ниндидер дәрәҗәдә сакланган дияргә мөмкин.
Бу очракта төрле вируслар йоктырудан саклау өчен җавап биргән иммуноглобулиннар санының югары микъдарда булуы төп рольне уйнарга мөмкин, дип фаразлый тикшеренүчеләр.
Шулай да ВИЧ-инфекция терапиясендә кулланылучы препаратларны коронавирусны дәвалауда яисә профилактика өчен кабул итәргә кирәкми. Чөнки ул дарулар ярдәм итәчәк дигән гарантия дә юк.