Новосибирскида яшәүче Ольга Патрина исемле хатын бала кочу бәхетеннән мәхрүм калган гаиләләргә ЭКО ярдәмендә бала табып бирүче булып эшли.
Ольганың үз гаиләсе, өч баласы үсеп килә. һәм тагын ул биш тапкыр суррогат әни булырга да өлгергән. Сабыйларны исән-имин тудырып, чын әти-әниләренә тапшыра бара. Чит кешеләргә бала табып бирүне ул хәзер һөнәргә саный.
Тәҗрибәсе зур булгач, баласыз парлар аңа чиратка язылган.
Ольга беренче тапкыр 2008 елда, матди хәле бик авыр вакытта, суррогат әни булып, акча эшләп карарга булган. Беренче йөклелек уңышлы үткән. Моның өчен аңа миллионнан артык акча түләгәннәр. Шуннан тагын зур акча кирәккән. Ә аннан тагын...Өстәвенә авырлы вакытта ай саен 30 меңләп акча алып торуы да яшь хатынны бик кызыктырган. Кыскасы, ул шулай зур акчага өйрәнеп киткән.
"Ирем бу эшемә каршы килмәде. Балаларга да дөрес итеп аңлаттык. Суррогат әни булу - һич тә җиңел эш түгел. Беренчедән, бу сәламәтлеккә хәвеф белән яный һәм сабыйны тудыргач, чит кешегә тапшыру өчен психологик яктан бик нык булырга кирәк. Беренче бала белән ул яктан авыр булды, ә аннан өйрәндемъ Хәзер мин моны эшем кебек кабул итәм. Дөрес, матди хәлебез яхшырды, берничә фатир сатып алдык, кыйммәтле машинада йөрибез. Тик акча һаман җитми...Зур акчалы эштән китүе авыр, туктап булмый.
Туганнарым белгәч, башта миңа үпкәләделәр, тиргәделәр дә, ә хәзер инде мине аңлыйлар", - ди ул.