Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 апрель 2020, 17:04

Хуҗасы үлеп яткан хастаханәне эзләп тапкан

Италиядә бер эт берничә чакрым юл үтеп, хуҗасын эзләп барган.

Этләрнең тугрылыгы, акыллылыгы турында беләбез. Эт белән бәйле чираттагы вакыйга да шуның бер дәлиле.
Италиянең Пиза провинциясендә Стелла исемле җиде яшьлек немец овчаркасы хастаханәдә коронавирустан үлеп яткан хуҗасын эзләп тапкан.
Хуҗасы чирләп хастаханәгә киткәндә эт өйдә кала. Берничә көн ул тынычлана алмый, аннан өйдән чыгып китә һәм берничә чакрым юл үтеп, хуҗасы яткан дәваханәне эзләп таба. Хуҗасы чирне җиңә алмый: реанимациядә якты дөнья белән хушлаша...
“Фейсбук”та бу вакыйга турында язма басылып чыккач, үлгән эт хуҗасының туганнары ятим этне эзләп табып үзләренә алып кайтканнар.
Италиядә бу яман чир 22 меңнән артык кешенең гомерен өзде.
Читайте нас: