Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2020, 16:05

Иң серле урам рәссамы Бэнкси үзизоляцияләү шартларында нәрсәдә төшерә?

Коронавирус эпидемиясе танылган урам рәссамы Бэнксины да өйдә торырга мәҗбүр иткән.

Үзизоляцияләү шартларында иң серле урам рәссамы Бэнкси үз бәдрәфенең диварларында төшерә.

Танылган Бэнкси үзенең Instagramында карантинга багышланган эшен бастырган.
Полотно сыйфатында ул өендәге санузел диварларын кулланган. Аларда рәссам тәртипсезлекләр оештырган күселәрне төшергән. Алар стенаны теш пастасы белән пычрата, бәдрәф кәгазен туздыра һәм көзгене төшереп ватарга тырыша. Бэнкси эшенең фотолары астына “Хатыным мин удаленкада эшләүгә түзә алмый" дип язган.
Читайте нас: