Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2020, 12:25

93 яшьлек карчыкның сыра эчәсе килгән

Ярый да соң бу карчык сирәк кенә эчеп, чама хисен онытып җибәрмәсә.

АКШта үзизоляциядә утырырга мәҗбүр 93 яшьлек карчык сыра эчәсе килгән һәм... билгесез кешеләр аңа 150 банка әлеге эчемлекне бүләк иткән. Бу хакта CNN хәбәр итә.
Пенсильвания штатында яшәүче Олив Воронези өеннән чыкмыйча гына сыра запасларын тутырып кую чарасын тапкан. Ул йортының тәрәзәсенә “Миңа күбрәк сыра кирәк!” дигән табличка язып элгән. Аның туган тиешле кешесе бу плакатны фотога төшергән һәм интернетка урнаштырган.
Урындагы телеканалларның бер хезмәткәре фотога игътибар итә һәм аны каналның Facebook-тагы рәсми битендә бастырып чыгара. Шул вакыттан алып бу кадр белән 5 миллионнан артык кеше бүлешкән (репост ясаган) һәм Воронезига таныш түгел кешеләрдән аңа бу эчемлекне сатып алу тәкъдимнәре килә башлаган.
Хәтта җитештерүче компания аңа берничә ящик сыра китерергә карар итә. Фирма вәкиле карчыкка150 банка китереп китә.
Воронези бу хәлгә би куана. “Сирәк эчкәндә ул хәтта организм өчен файдалы”, — ди әбекәй.
Ярый да соң бу карчык сирәк кенә эчеп, чама хисен онытып җибәрмәсә. Югыйсә, 150 банка бик күп бит ул. Бушка килгәч, вәсвәсәгә бирелү дә озак көтермәскә мөмкин...
Читайте нас: