Кайсыбер кешеләргә язмыш биш кенә минутка булса да миллионер булып алу бәхетен бирә. Нигә биш кенә минутка дисезме? Язманы укысагыз, белерсез.
11 апрельдә Американың Нью-Чикаго шәһәрендә яшәүче янгын сүндерүче ир үзенең банк карточкасын тикшереп карарга ниятли һәм исәбендә 8,2 миллион доллар акча ятуын күреп, шаклар ката. Безнең акча белән бу 602,4 миллион сум дигән сүз.
Ә бит Чарльз Калвин банкоматка кергәндә нибары үзенә һәм баласына түләнергә тиеш булган 1,7 мең доллар күләмендәге пособие күчмәдеме дип кенә белергә уйлаган. Ир карточкасын банкоматка куеп, исәптән 200 доллар алган. Күпме “остаток” калды микән дип караса, анда 8,2 миллион доллар булуын күрә.
Калвин үз күзләренә ышанмый, карточкасын банкоматка бер куеп, бер алып, тагын биш минутлап шул тирәдә таптана. Әмма күпме генә караса да, банкомат экранында күп миллионлы баланс килеп чыга икән.
13 апрель көнне Калвин банкка шалтыраткан. Иргә аның исәбендә башка андый зур сумма юклыгын аңлатканнар. “Бу бик моңсу булды, - дигән янгын сүндерүче әлеге хәл уңаеннан. – Бер секундта син миллионердан ярлыга әвереләсең...”
Калвин бу хәл банкоматның хатасы булганмы, әллә федераль хөкүмәтнекеме – белә алмаган.