Дилә Әсхәт кызы Халикованы
күркәм бәйрәме – туган көне уңаеннан кайнар котлыйбыз!
Сине ихластан котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәрвакыт шундый шат күңелле, күтәренке рухлы, йөгереп торган кыз булып кал. Күңел кояшыңның нурлары барыбызга да җитеп тора, арытаба да балкып яшә. Безнең арада син иң көләч, тырыш, җитез, сынатмый торган кызларның берсе.
Гади, эчкерсез, киң күңелле Диләбез, без сине яратабыз. Үзең дә, йөзең дә көлеп тора, шуңа бигрәк үз итәбез. Эшләреңдә уңышлар, гаиләңдә балалар, оныклар бәхете, Дамирың белән өлфәт-мәхәббәтле, мул ризыклы гомер телибез!
Киләчәктә дә, дускаем, бул син гел сау-сәламәт,
“Тормыш авыр!” дигәннәргә үч итеп яшә рәхәт.
Яшә елмаеп һәм көлеп, сынауларны сындыр,
Сабыр канатларың көчле, бәхеттә гомер уздыр!
Котлы булсын туган көнең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Апрельнең саф җилләре сиңа.
Бәхет-шатлык кына китерсен.
Сине яратып, “Өмет”челәр.