Кытай властьлары коронавирус эпидемиясеннән соң йорт шартларында нинди мал-туар асрарга мөмкин булган хайваннарның исемлеген бастырып чыгарган. Властьлар, шулай ук, кыргый җәнлек итен сатуны вакытлыча тыйганнар.
Өй шартларында дуңгыз, сыер, чебешләр һәм сарыклар асрарга ярый. Шулай ук, боланнарның берничә төре, альпак һәм страус тотарга рөхсәт бирелә. Ашар өчен түгел, ә тотар өчен генә төлкенең ике төрен, янут һәм чәшке асрарга була. Коронавирусны таратуда шикләнелгән ярканат, панголин һәм цивет исемлектә юк. Исемлектә элек этләр булган, хәзер этләрне алып ташлаганнар. Әгәр хөкүмәт документны расласа, илдә эт итен ашарга ярамаячак.
Кытай властьлары фикеренчә, этләр өй мал-туарына керми. Кешелек цивилизациясе үсешкән саен этләрне йорт хайваннарына кертә башлаганнар.
Документ әлегә расланмаган, җәмгыять аны ничек кабул итәр, фикерләр көтәләр.
Кытайда коронавирусның кыргый җәнлекләрдән кешегә йоккан дигән фараз әлегә рәсми рәвештә танылмаган.