Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 апрель 2020, 14:04

Хатынын назлаган ... һәм үлемнән коткарган

Яшь хатын иренә бик рәхмәтле.

Бөекбританиянең Брадфорд шәһәрендә яшәүче ир хатынын назлаганда күкрәгендә шеш тапкан һәм аны үлемнән коткарган.
Хатыны кроватьтән торгач инде үзаллы ул төенне таба алмый.
34 яшьлек фитнес-инструктор Эби Отуэйны йокларга ятар алдыннан ире Марк кытыклаганда күкрәге астында борчак зурлыгында бер төен таба.
Хатын икенче көнне табибларга мөрәҗәгать итә, әмма шеш шулкадәр кечкенә була ки, дәваханәдә аны ачыклый алмыйлар. Бераздан аңарда 6 миллиметр диаметрда кечкенә шеш ачыклыйлар. Отуэйда 2 стадиядәге онкология авыруы булган. Яман шешне алып ташлаганнар, Эбига хәтта химиотерапия дә таләп ителмәгән.
Яшь хатын фикеренчә, 29 яшьлек ире Марк аны үлемнән коткарган. Ялгыз булса, ул яман шеш авыруы хакында бик соң гына белер иде. Ханым сүзләренчә, ул беркайчан да маммологка йөрмәгән.
Читайте нас: