СИЗОда ачык хөкүмәт буенча элекке министр Михаил Абызовның туе үткән. Абызов 4 миллиард сум акча үзләштерүдә һәм хезмәт урынын кулланып, җинаять төркеме оештыруда гаепләнә.
Тантана 25 мартта ук үткән, әмма никахлашу турында шушы көннәрдә генә билгеле булган. Коронавирус эпидемиясе аркасында свиданиелар тыелса да, Абызов сөйгәне стюардесса Валентина Григорьевага “Лефортово” изоляторында өйләнгән.
Абызовны узган елның март ахырында кулга алганнар. Аңа карата хөкүмәттә эшләгән вакытта законсыз эшкуарлык оештырганы өчен җинаять эше ачканнар.
Әлбәттә инде, элекке түрә үз гаебен танымый.