Бөекбританиядә иң зур гаиләле Сью Рэдфорд егерме икенче сабыен тапкан.
45 яшьлек Сью Рэдфорд 49 яшьлек ире Ноэль белән 11нче кызларына әле исем сайлау белән мәшгуль. “Без әле барыбер коронавирус аркасында балага туу туырнда таныклык рәсмиләштерә алмыйбыз”, — дигән күп балалы ана.
Журналистларга Сью COVID-19 пандемиясе вакытында бәби табарга куркыныч булды дип сөйләгән. “Ноэльны палатага кертмәсләр дип курыккан идем, — дигән Сью. — Бала табу очракларынмның иң сәере булды бу, әмма бу тәҗрибә үзенчә уникаль булды”.
Күп балалы гаилә Моркам шәһәрендә 10 йокы бүлмәсе булган йортта яши. Аларның өлкән улы Кристоферга — 30 яшь. Кристофер һәм аның 26 яшьлек сеңлесе Софи әти-әниләреннән аерым яши. Софиның инде үзенең балалары —2 кызы һәм малае бар.