АКШта соңгы тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән — 1973. Бу хакта Джон Хопкинс университеты мәгълүматлары сөйли.
Әлеге вакытта АКШта барлыгы 431 меңнән артык коронавирус йоктыру очрагы исәпләнә. 23,8 мең кеше бу авыруны җиңгән.
Коронавирус корбаннары саны буенча АКШ икенче урынга чыккан (14,7 мең). Беренче урында Испания тора. Анда коронавирустан 14,8 мең кеше үлгән.
Моңа кадәр вице-президент Майк Пенс АКШта коронавирус белән көрәштә зур алга китеш күзәтелә дип белдерде. Аның сүзләре буенча, хәлләрнең яхшырганын Нью-Йорк, Нью-Джерси, Яңа Орлеан, Детройт һәм Чикаго кебек эпидемиянең зур үзәкләреннән килгән мәгълүматлар раслый. Шул ук вакытта сәясмән гражданнарын инфекциядән сакланыр өчен барлык чараларны да кулланырга чакырды.
Соңгы мәгълүматлар буенча, бөтен дөньяда коронавирусны 1,5 миллионнан артык кеше йоктырган; 88 мең кеше якты дөнья белән хушлашкан, ә 329,4 меңе тулысынча терелгән.