Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 апрель 2020, 14:50

Ике ир, үзизоляцияне бозып, боз кисәгендә балык тотканнар

Бу хәл Кандракүлдә булган.

5 апрельдә “Система-112” үзәгенә хәвефле хәбәр килә.
Туймазы районындагы Кандракүлдә ике балыкчы боз кисәгендә йөзә, дип шалтырата бер шаһит.
Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәткәрләре балыкчыларны боз кисәгеннән чыгарырга дип ярдәмгә ашыгалар. Әмма балыкчылар, безгә комачауламагыз, балыкны куркытасыз, дип, коткаручыларны кире боралар.
Аптыраган коткаручылар полиция хезмәткәрләрен чакырта. “Ярдәмгә хокук сакчылары киләчәген белеп калган балыкчылар, кирәк-яракларын тиз генә җыеп, ярга ашыгалар. Әмма анда инде аларны участковый каршы ала”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән.
Балыкчылар йока бозга чыгып, беренчедән, үзләрен хәвеф астына куйса, икенчедән, алар үзизоляция режимын бозганнар. Әле бу очракны полиция хезмәткәрләре тикшерә.
Читайте нас: