Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 апрель 2020, 13:06

Машинасы белән бергә күмгәннәр

Ни өчен соңгы теләге шундый булган?

Көньяк Африканың Стеркспрут шәһәрендә бер мәрхүм эшкуарны... яраткан машинасында күмгәннәр. Аны ак төстәге Мерседес Бенс Е500 машинасы белән бергә кабергә төшергәннәр.
72 яшьлек Чекеде Пицо – алты бала әтисе, Африканың “Берләшкән демократик оешмасы” партиясе вәкиле булган.
49 яшьлек кызы Сефора Латсвака сөйләвенчә, аның әтисе уңышлы эшкуар булган, заманында аның Мерседес автомобильләреннән торган автопаркы булган. Үлер алдыннан эшләренең көе бозылган һәм машиналарын сатарга туры килгән.
Пицо ике ел элек кулдан тотылган Мерседес Бенс Е500 машинасы сатып алган. Ул күп вакытын машинада чокчынып үткәрә торган булган. Машинасы йөрмәсә дә ул аның эчендә утырып тора алуына да сөенгән. Үлгәч үзен шул машинада күмүләрен васыять иткән.
Каберне ике метр тирәнлектә чокыганнар. Күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнүче бюро беренчегә мондый хәл белән очрашулары турында әйткән. Властьлар каршы килмәгән, документларны рәсмиләштереп, мәрхүмнең соңгы теләген үтәгәннәр.
Аңа кадәр Нигериядә бер ирне табут урынына БМВ машинасында күмүләре турында язганнар иде. Улы әтисенә исән чагында яңа машина алып биреп өлгерә алмаган, шуңа яңа машинада күмәргә карар иткән.
Чыганак: lenta.ru
Фото: 1zoom.ru
Читайте нас: