Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 апрель 2020, 19:22

Мәчесе өйдә 40 көн берүзе яшәгән

Ул аквариумдагы балыкларны ашап бетергән һәм өстәвенә балалаган.

Коронавирусның "башкаласы" - Кытайның Ухань шәһәрендә яшәүче бер кеше 40 көн өйдә берүзе яшәгән батыр мәчесе турында сөйләгән. Лә-Лә кушаматлы песие ай ярым эчендә аквариумдагы балыкларны ашап бетергән һәм балалаган.

Кытай Яңа елы алдыннан (25 гыйнварга кадәр) 7 кешедән торган гаилә коронавирус белән чирләп, берәм-берәм хастаханәгә киткәннәр. Балконнан тыш, барлык тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябып, мәче өчен ике капчык азык һәм су калдырганнар. Өйдә балыклар һәм ташбакалар белән аквариум да булган. Күршеләреннән аларны тәрбияләүдә ярдәм сорап тормаганнар, чөнки фатирларына керсәләр, алар да вирус йоктырыр дип уйлаганнар.

Хастаханәдән беренче булып хатынны чыгарганнар. "Өемә кайтып кергән идем, 4 баласы белән мәчем каршы алды. Ябыккан, мескен. Тик менә аквариумда балыклар калмаган инде, песиебез аларны ашап бетергән. Аның каравы, ташбакага берни булмаган", - дип сөйләгән фатир хуҗасы.
Читайте нас: