Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2020, 15:55

Читләргә дә ярдәм итик, үзебезгә дә җитсен

АКШта коронавирус корбаннары меңнән артып киткән.

АКШта коронавирус корбаннары меңнән артып киткән. Бүген Кушма Штатлар бу йогышлы чир буенча дөньяда беренче урында тора. Чир йоктыручылар саны 200 меңгә якынлашкан. 7 меңнән артык кеше терелгән. Авыруның иң югары ноктасы 15 апрельдә булачак дип күзаллана. Кызганычка каршы, 2 меңнән артык кешенең гомере өзелүе мөмкин дигән фаразлар әйтелә. Анда хәтта Дәүләт департаменты чиновнигы да шушы вирусны йоктырып вафат булган. Димәк, чир Департаментка кадәр килеп кергән. Әгәр чирне вакытында йөгәнли алмасалар, илдә һәлак булучылар саны 2 миллионга кадәр җитмәгәе дип саный Ак йорт. Ил президенты Дональд Трамп ватандашларын пандемиянең иң авыр ике атнасына әзер булырга чакырган.
Русия АКШка пандемиягә каршы көрәшү өчен медицина маскалары һәм корылмалар төялгән хәрби самолет җибәрде. Дәүләт башлыгы Владимир Путин аларга ярдәмне тәкъдим итүен Америка компанияләренең медицина корылмалары җитештерүен арттырачагы һәм кирәк булган очракта аларның да безгә шундый ук ярдәм күрсәтер дигән уйдан чыгып эшләнүен белдерде.
Белоруссия дә коронавируска каршы көрәшү өчен Русиядән ярдәм сорады. Минск Мәскәүдән медицина маскалары, тест-системалар һәм ясалма сулыш алдыру аппаратлары бүлүне сораган. Русиядән шулай ук, Украина белән Төрекмәнстаннан тыш, БДБның калган илләре дә ярдәм сораган. Русия исә бүгенге көннәрдә кайсы илгә ничек ярдәм итәргә дип карар кабул итә.
Әлбәттә, үзебезнең ил халкын да маскалар белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүне онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, әле булса аптекаларда маскаларга кытлык.
Читайте нас: