Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2020, 12:00

Башкортстанда медицина маскасы кигән кешеләр атышканнар

АЗС территориясендә 40-50 кеше булган.

30 мартта Чишмә районында медицина маскалары кигән кешеләр атыш оештырганнар.
30 мартта Чишмә районында полициягә бер уфалы шалтыратып, “Алкино” шифаханәсе авылына якын заправка янында кешеләр атышалар, дип хәбәр иткән. “КП – Уфа” басмасы язуынча, АЗС территориясендә 40-50 кеше булган. Алар барысы да медицина маскалары кигәннәр һәм корал тотканнар.
Полиция хезмәткәрләре килүгә хулиганнар качышып беткәннәр. Хокук сакчылары беркемне дә тота алмаганнар.
Шулай да атыш урынында патроннар, травматик пистолет пулялары һәм канлы салфеткалар ятып калган. Шулай ук 11 кулның эзе табылган.
Әле тикшерү эше башланган.
Читайте нас: