Күршеләре аны бөтен дөньяга танытты.
Бөекбританиядә март азагында карантин кертелде һәм гражданнарга өйләреннән җитди сәбәпсез чыгу тыелды. Тик кайберәүләр бу кагыйдә халыкның сәламәтлеген саклау өчен кертелгәнен аңламый һәм өйдән мөмкин булган барлык ысуллар белән чыгарга омтыла.
Бөекбританиянең Стивенэйдж шәһәрендә яшәүче ир урамга көн саен куак булып киенеп чыга. Ул махсус маскировка костюмын кия һәм сикереп, вакыты-вакыты белән чын куак янында калып кала.
Мәзәк хокук бозучыны күршеләре көн саен видеога төшерә һәм үз социаль челтәрләрендә бастыра.