Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 март 2020, 17:05

Әфганстан өметләрен акламаган

Кушма Штатлар Әфганстанга бер миллиард доллар ярдәмен киметәчәк.

Кушма Штатлар Әфганстанга бер миллиард доллар ярдәмен киметәчәк. Чөнки анда “Инклюзив хөкүмәт” (инклюзив мәгънәсе гуманлык төшенчәсенә якын) булдыру эше килеп чыкмаган.
АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео, Әфганстан президенты Әшрәф Гани белән башкарма властьның элеккеге башлыгы Абдулла Абдулланың үзара килешеп сөйләшә алмаулары АКШ өчен үкенечле, дип белдергән. Аның фикеренчә, аларның уртак карарга килә алмаулары Америка милли мәнфәгатьләренә яный. Помпео шулай 2021 елда да АКШ Әфганстандагы чыгымнарын тагын 1 млрд.-ка киметергә әзер дип белдерә.
“Талибан” радикаль хәрәкәте белән килешү төзү уңаеннан АКШ мартта Әфганстандагы гаскәрләре санын киметәчәген белдергән иде. Әмма Кушма Штатлар белән килешү төзегән террорчылар 2 мартта ук хөкүмәт гаскәрләренә каршы хәрби хәрәкәтләр башлаган.
Читайте нас: