Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 март 2020, 17:01

Балерина ничек итеп кияүгә чыккан?

Бер тапкыр очрашканнар да...коронавирустан куркып бергә яши башлаганнар

Нью-Йоркта яшәүче бер туташ беренче очрашудан соң бишенче көнне коронавирус аркасында егете янына яшәргә күчәргә мәҗбүр булган.
39 яшьлек балерина Кэрри Ли Риггинс февраль урталарында интернет аша Майк исемле егет белән таныша. Алар беренче тапкыр 23 февральда Манхэттенда очрашырга тиеш булалар. Майклга Аризонга китәргә туры килгәч, очрашуны кичектерәләр. Егет кызына гафу билгесе итеп чәчәкләр җибәрә.
Алар беренче тапкыр 7 мартта гына очраша. Бергә төшке аш ашыйлар, аннан шәһәр буйлап йөриләр. Очрашулары кичке аш белән тәмамлана. Риггинс Майклны ошата һәм берничә көннән ул Мистик авылына барып аның кайда яшәгәнен күрә.
Кич Манхэттенга кайткач Риггинс коронавирус аркасында шәһәрдә куркыныч тууы турында белә. Риггинс дантист гаиләсендә туып-үсә: ул балачактан микроблардан сакланырга өйрәнгән. Ишек ачканда кәгазъ сөлге куллана, бензоколонкаларда насосларның тоткасына кагылмый.
Ул шунда ук яңа танышына шалтыратып хәлне сөйли һәм Майкл аны үзе янына яшәргә чакыра. Алар төрле йокы бүлмәләрендә йоклый, юыну бүлмәләре дә аерым ди. Риггинс йога, балет белән шөгыльләнә. Яшьләр үзләрен бик бәхетле хис итәләр икән.
Чыганак: lenta.ru.
Фото: @rigginscarriel
Читайте нас: