Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 март 2020, 17:27

Үзләрен танытасылары килми

"Без мактаныр өчен эшләмибез, шуңа күрә гел маскада йөрибез", - диләр алар.

Салават шәһәрендә ике яшь егет үз теләкләре белән аноним рәвештә авыру һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтеп йөриләр. Алар, үз йөзләрен күрсәтмичә, эшләрен видеога сөйләп төшереп, интернетка куя баралар. Егетләрнең интернетта "Игелекле кеше" дигән проектлары туган шәһәрендә генә түгел, республиканың якын-тирә районнарында да популярлаша бара. Волонтерлар «АиФ-Уфа»га ничек һәм ни өчен чит кешеләргә ярдәм итүләре турында сөйләгәннәр.
20 яшьлек Денис һәм 22 яшьлек Дмитрий (фамилияләрен күрсәтмәүләрен сораганнар) үзләрен танытасылары килми һәм киң мәгълүмат чараларында фотосурәтләрен күрергә теләмиләр.
"Без мактаныр өчен эшләмибез. Йөзләребезне халык күрүдән генә дөньяда яхшылык артмаячак", — диләр егетләр.
Үз проектлары турында беренче язуны егетләр интернетта 2019 елның көзендә урнаштырганнар. Алар даруларга акча юнәтү өчен кибет янында уенчыклар сатып торучы Роза әби турында сөйләгәннәр. Егетләр, аның өчен кирәкле препаратларны сатып алып биреп, бу хакта видео төшергәннәр. Аннары шәһәрдә зур булмаган акция дә оештырганнар: күп итеп икмәк сатып алып, мохтаҗ кешеләргә өләшкәннәр. Тагын бер язманы телгә алмау мөмкин түгел. Монсы ялгызлык турында. Алар үз-үзе белән шахмат уйнаган бабай турында дулкынландыргыч язма бастырганнар. Егетләр ялгыз кешеләр турында онытмаска өндәгәннәр.Тагын бер постлары — өендә янгын чыгып, мөлкәтсез, киемсез калган кеше турында. Ашыгыч рәвештә әйберләр кирәк, ярдәм итик, дип халыкка мөрәҗәгать иткәннәр.
Егетләрнең икесе дә җитеш гаиләдән, белемлеләр, эшлиләр, машиналары да бар. Башка бик күп яшьләр кебек, буш вакытларын компьютер уеннарына һәм күңел ачып йөрүгә сарыф итәргә теләмәгәннәр. Алар мохтаҗларга булышып, изгелек эшлиләр. Афәрин, егетләр! Сезнең кебекләр күбрәк булсын иде.
Читайте нас: