Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 март 2020, 23:05

Радий Хәбировның кызлары карантинны ничек кичерә?

Ул туганнарын якын арада күрә алмаячак.

Журналистлар белән очрашуында республика Башлыгы Радий Хәбиров гаиләсенең карантинны ничек кичерүе хакында сөйләгән.

Радий Фәрит улы бүгенге көндә кызларының Австриядә яшәвен сөйләгән. Алар үзаллы изоляциядә, ди. Илләр чикләре ябык булу сәбәпле, республика Башлыгы туганнарын якын арада күрә алмаячак.

Радий Хәбировның кызлары Светлана һәм Рита — әле Австриядә. Алар карантинда, шуңа гаилә әгъзалары белән бары тик онлайн-режимда аралаша алалар. Башкортстан Башлыгы белән республикада хатыны Каринэ һәм кечкенә улы Фәрит калган.

“Алар өйдә утыра. Чикләр ябык. Аралашуны тулысынча тыярга мөмкин түгелдер, минем карашка. Бары тик гадәттән тыш хәл игълан ителгән шартларда гына”, — диде Р.Хәбиров.
Читайте нас: