Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 март 2020, 12:15

Чирләсәң дә бай чирлә

Швейцариядә коронавирус аркасында карантинга озатылган байлар өчен изолятор ачылган.

Швейцариядә бер отельер Covid 19 коронавирус аркасында карантинга озатылган байлар өчен изолятор ачкан.
Анда чирлеләргә азык-төлекне китереп бирәчәкләр, медицина хезмәтләре комплексын тәкъдим итәләр.
Мондый апартаментлар, шулай ук, Цюрих, Цуга һәм Люцернда бар. Тәүлегенә 200 дән алып 800 франкка кадәр (16 мең сумнан 64,5 меңгә кадәр). Кунакханә челтәрендә 42 затлы номер каралган. Әлеге вакытта яртысы буш түгел.
Март башында Мальдив утрауларында туристлар өчен дөньяда беренче затлы изолятор ачканнар иде. Анда өч тапкыр ашаталар, зур ЖК-телевизор һәм мини-бар бар.
Чыганак: lenta.ru
Фото: @lebijou_switzerland
Читайте нас: