Коронавирусның яңа төрен дәвалауда хлорохин препаратын куллану үлемгә китерергә мөмкин диделәр. Бу хакта Banner Health коммерцияле булмаган сәламәтлек саклау оешмасының сайтында хәбәр ителә.
Banner Health вәкилләре коронавирус йоктырганда малярия дәвалауда һәм профилактикалауда кулланыла торган хлорохин препаратын эчү катгый тыела дип белдерделәр. “Без кешеләрнең инфекцияне дәвалауда яңа юллар һәм ысуллар табарга тырышуларын аңлыйбыз, әмма үзаллы дәвалану мәсьәләне хәл итмәячәк”, — диде АКШның Аризона штаты Финикс шәһәрендәге медицина пункты директоры Дэниел Брукс.
Әлеге чакыру 60 яшьләрдәге бер гаилә парының составында хлорохин булган препарат эчкәннән соң бастырылып чыккан. Ярты сәгать эчендә ир белән хатынны дәваханәгә илтәләр. Ирне медиклар коткарып өлгерә алмый. Хатыны исә —бик авыр хәлдә табиблар күзәтүе астында. Хлорохинның файдасы хакында хатын телевидениедән АКШ президенты Дональд Трамп белән үткән матбугат конференциясеннән карап белә. Шуннан ханым өйләрендәге аквариум чистарта торган чара составында хлорохин барлыгын исенә төшерә.
Ир белән хатын бу матдәне саклану ниятеннән эчә. “Без коронавирус йоктырудан бик курыктык”, — дигән ахырда хатын журналистларга. 20 минут үтүгә гаилә үзен начар хис итә. “Мин укшый башладым, иремнең сулыш алуы начарланды”, — дип исенә төшерә ханым.
Табиблар гражданнарны үзаллы дәваланудан катгый рәвештә тыя. Коронавирусның беренче симптомнары барлыкка килү белән ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итә.
Русия инфекционисты Наталья Першина русиялеләргә вируска каршы препаратларны табиб билгеләсә генә кабул итәргә киңәш итә. Аның сүзләре буенча, үзаллы дәвалану кайчак чирнең үзеннән дә куркынычрак нәтиҗәләргә китерә.